ФК
Фирдәүсә Кәримова
3 октябрь, 2013 ел
Агым суга тиңли халык
Үзе узган гомер юлын.
Сыналырга кабул итеп,
Йөртә Ходай газиз колын.

Туа, үсә, дөнья көтә,
Мизгелләрен тоймый кала.
Биек тауга менеп баскач
Хәтирәләргә урала.

Хәтирәләр катлы-катлы:
Бар чыбылдыклы бишек тә.
Олы юлга озатып калган
Шыгырдавыклы ишек тә.

Үткәннәрнең һәрбер көне,
Уйлый калсаң бар да истә:
Авыр булса да балачак,
Ул нигәдер алсу төстә.

Истә калган яшь вакытлар
Үзебез күк тыйнак иде.
Җаннар белән матур булып,
Нәрсә булса, шуны кидек.

Әти-әни тәрбиясе
Барчабызны кеше итте.
Хезмәт сөю һәм тырышлык
Көн күрергә эшле итте.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 0310131876
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез