ФК
Фирдәүсә Кәримова
30 сентябрь, 2013 ел
Шулай апай, гомер су күк -
Туктап тормый, гел ага.
Дулкыннары ярга түгел,
Никтер йөрәккә кага.

Гомер итү уен түгел,
Эзләре калмый булмас.
Яшь чакларны искә алыйк,
Илле биш ел да тулмас.

Кайда гына яшәлмәгән,
Ни генә эшләнмәгән.
Сабыр булгач, усалланып,
Беркемне тешләмәгән.

Хыяллангансыңдыр, бәлки,
Зур шәһәрдә яшәргә.
Яшьтән авыр хезмәт иткәч,
Җиңел эштә эшләргә.

Шулай инде ул хыяллар
Бераз гына бозылган.
Күктән иңгән язмыш юлы
Туганчы ук сызылган.

һәркемнең үз язмышы дип,
Авылларда калынган.
Тырыш хезмәт нәтиҗәсе.
Нинди зур йорт салынган?!

Аллага шөкер, җизни дә
Шатланып каршы ала.
Күрешеп яшик, һәр мизгел
Мәңгегә истә кала.

Икегез дә пар килгәнсез,
Эш белә кулыгыз да.
Үзегезгә охшап туган
Кызыгыз, улыгыз да.

Апай синең юбилеең,
Табында халык ишле.
Туган көнең белән котлап,
Куябыз ике бишле.

Җизни белән җитәкләшеп,
Парлап гомер итегез.
Шатлык, бәхет, саулык белән
1ООгә кадәр җитегез.
Юбилейлар
Уникаль идентификатор: 3009131883
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез