ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Кызлар өмете

Заманасы белән бергә
Үзгәрделәр кызлар да.
Күп егетнең шулар диеп,
"Койрык катты бозларга".

Хәзерге заманча кызның,
Бик зурдан өметләре.
Кирәк акчада коенган,
Текә, бай егетләре.

Булсын яхшы иномарка,
"Жигули" лар кирәкми.
Гади егет кармагына
Чибәр кызлар эләкми.

Ошыйм дисәң син кызларга,
Кесәләр торсын ташып.
Шәхси фатир алып җибәр,
Ә утырма баш кашып.

Алтыннарга күмеп бетер,
Кисен кыйммәтле пәлтә.
Шул вакытны татыйчаксың
Бәхет нурын әлбәттә.

Соңыннан синең аркада,
"Доллар үскәч күзенә".
Бар байлыкны тартып алыр,
Суд аркылы үзенә.

Кирәк түгел андый кызлар,
Өч көнлек тормыш өчен.
Янып тормагыз алар дип,
Кызганмый күңел көчен.

Бөтенесе начар димим,
Җитәрлек акыллылар.
Сайлап алыр матур язмыш,
Кемнең зирәклеге бар.

Бу шигырем белән минем,
Бик күпләр килешмәсләр.
Ләкин колак салмаганнар,
Теләккә ирешмәсләр.

Өйләнәм мин Ходай кушса,
Тыйнак авыл кызына.
"Койрык катмас" шыкыраеп,
Алиментның бозына.
Кызлар көне
Уникаль идентификатор: 1610131884
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез