ФВ
Фаил Вахитов
3 сентябрь, 2013 ел

Татарга

Татар булса йөрәгең,
Ислам булса терәгең,
Идел-Урал – төягең,
Милләтеңне онытма,
Тамырыңны корытма,
Хәтереңне суытма.

Кылган эшең хак булыр,
Намусың да пакъ булыр,
Үткән юлың ак булыр,
Онытмасаң телеңне,
Онытмасаң динеңне,
Ташламасаң илеңне.

Кара болытлар батыр,
Милләт кояшы балкыр,
Үткән шөһрәте кайтыр,
Яшәсә татар моңы,
Яшәсә татар аңы...
Сүнмәс ул татар таңы!
Татарлар
Уникаль идентификатор: 0209131894
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез