ФК
Фирдәүсә Кәримова
6 октябрь, 2013 ел
Раббем Аллам, сакла ялгышлардан,
Аралый күр эче сагышлардан.
Усал сүздән, яман күздән сакла, Рәнҗешләрдән, кара каргышлардан.

Бергә-бергә гомер иткән чакта
Дус дип йөргән дошманнардан сакла. Бәндәчелек белән белеп кылган,
Белми кылган гөнаһлардан якла!

Мохтаҗларга ярдәм итәр өчен
Бир син миңа юмартлыкның зурын.
Савап гамәл кылыр өчен җирдә
Күңелләргә сал син иман нурын.

Раббем Аллам, тигез гомер бир син,
Хәләл ашар өчен бир исәнлек.
Күп сорамыйм малын, зәкать биреп,
Тыныч күңел белән көн итәрлек.
Качкыннар көне
Уникаль идентификатор: 0610131919
9
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез