ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел
Әллә нишләп бик кызыгам
Ямьле җәйдә туганнарга.
Җәйләр кебек ачык йөзле,
Тәмле сүзле булганнарга.

Син дә, дускай, тугансың бит
Шундый ямьле җәй аенда.
Сине котлап яшел шәлен
Япкандыр зифа каен да.

Әнә ничек болын бизәп,
Миләүшәләр чәчәк аткан.
Күлгә сихри тынлык өстәп,
Зәңгәр куе томан япкан.

Сине дөнья шундый матур,
Гүзәл чакта каршы алган.
Кызганмыйча күңелеңә
Бар изгелекләрен салган.

Сиңа карап сокланабыз,
Җырлап-гөрләп барсын эшең.
Саулык, бәхет юлдаш булсын,
Син - безгә кадерле кеше!
Туган көн
Уникаль идентификатор: 0810131920
20
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез