ФК
Фирдәүсә Кәримова
8 октябрь, 2013 ел

Зәңгәр сандык

Мич буенда зәңгәр сандык тора -
Әбиемнең бирнә сандыгы.
Әби мәрхүм киткән чакта аны,
Васыять итеп миңа калдырды.

Почмагында аның бер хат ята,
Өчпочмаклап кына төрелгән.
Илне саклаганда батырларча һ
әлак булды, герой диелгән.

Туганымның үлү хәбәре бу,
Кеше күтәрмәслек авыр хат.
Әбекәем исән чакта аны,
Укыгандыр, бәлки, йөз мең кат.

Гомеренең соңгы көннәрендә,
Укымады хатны бер ара.
Укымыйм ла, диде, укыйм икән,
Хәсрәтләрем генә яңара.

Абыемны минем күргәнем юк,
Тик шулай да авыр югалту.
Хатны уку ничек җиңел булсын,
Ил хәсрәтен җыйган хат бит ул.

Күргәннәргә түземлелек бирсен,
Күрмәгәннәр күрә күрмәсен.
Иске хатлар сандыкларда ятсын,
Яңалары гына килмәсен.

Сугыш тынып, алтмыш биш ел үтте,
Әбекәем минем исләрдә.
Мич буенда зәңгәр сандык тора,
Күңелемне салып хисләргә.
9 май
Уникаль идентификатор: 0710131924
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез