9 май

Таң атканда җәен уянам да,
Кошлар моңын тыңлыйм өзелеп.
Яшь гомерләр алга чаба икән,
Поезд вагоныдай тезелеп!
Үтте инде гүзәл бала чаклар,
Зур тормышка аяк басабыз.
Дөрләсә дә яшьлек мизгелләре,
Ә күңелдә һаман бала без.
Кайчан гына сабый идек әле,
Үсеп җитеп, булдык егетләр.
Кайтыр идем кире бала чакка
Сикәлтәл...

Мич буенда зәңгәр сандык тора -
Әбиемнең бирнә сандыгы.
Әби мәрхүм киткән чакта аны,
Васыять итеп миңа калдырды.

Почмагында аның бер хат ята,
Өчпочмаклап кына төрелгән.
Илне саклаганда батырларча һ
әлак булды, герой диелгән.

Туганымның үлү хәбәре бу,
Кеше күтәрмәслек авыр хат.
Әбекәем исән чакта аны,<...

Артта калды фашизм, тик шулай да,
Язмызлардан булмас узмышлар.
Кошлар моңы белән килсен язлар,
Башланмасын илдә сугышлар!

Тормышыбыз бүген гөрләп бара,
Туган сыман җиргә яңадан.
Ни кызганыч олуг ветераннар,
Бер туктамый китә арадан.

Күкрәкләрдә чыңлый медальләре,
Җиңү көне саен парадта.
Чал чәчләре җилфер-җилфер итә,
Ефәк җилләр искән тарафта.

Сугыш юлын искә төшергәндә,
Күңелләре тула хәрбинең.
Кадерледер аның йөрәгенә,
Туфрагына кадәр иленең.

Батырларча һәлак булды безнең,
Татар каны тамган бабалар.
67 елдан артык вакыт үтте,
Юк, төзәлми әле яралар.

Чыгып киткән алар яу кырына,
Җиңәр өчен явыз дошманны.
Бик азлары гына туган якка,
Үтәп кайтты иле кушканны.

Алсу кояш чыгып таңнар ата,
Күкләр аяз, тыныч илебез.
Сугыш кырларында ятып калган,
Бабаларга башны иябез.