ФК
Фирдәүсә Кәримова
15 октябрь, 2013 ел

Җырчыга

Сандугачкай кунып сайрый
Агыйдел тирәгенә.
Моңлы тавыш бирелә ул
Кызларның сирәгенә.

Кем дисезме, белмисезме
Моңнарын алган кайдан.
Чибәрлеген биргән кояш,
Ә нәфислеге - айдан.

Сәхнә күрке - җырчы туташ,
Уңышлар юлдаш булсын,
Синең моңлы тавышыңнан
Күңелләр моңга тулсын.
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1510131974
17
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез