ИХ
Илнар Хазиев
25 октябрь, 2013 ел

"вамин"...

"Вамин" сөт-май комбинаты
"Яхшы эшләр башкара".
Ул ясады авыллардан,
Әйтерсең лә башкала.

Юк бәягә сөтләр җыя,
Безнең гади халыктан.
Эшчеләрга зарплата,
Майонездан, балыктан.

Каплап бара сөт акчасын,
Катык белән, сыр белән.
Күкрәп үсә кырларында,
Алабуталы үлән!

Начар искә батып бетте,
Инде елга буйлары.
"Вамин" килгәч суындылар,
Чишмәләрнең юллары.

Елгада юк бер тереклек,
Бакалар да йөзмиләр.
Нигә мондый галәмәтне,
Экологлар күрмиләр?

Сөт җыеп йөри трактор,
Көн саен авыл буйлап.
Нык талана безнең халык,
Әгәр карасак уйлап.

Майонезын күрә алмыйм,
Казылыгын ашамыйм.
Урамдагы этләргә дә,
Песигә дә ташламыйм!

Ашамасын җыен юк-бар,
Әйбәт хайван ул мәче.
Рәхәт гомер итә иде,
Халык "Вамин" килгәнче.

Зур итеп язып куелган,
ОАО завод "Вамин".
Файдалы ди товарлары,
Имеш "вкус, витамин"!.

Әйдә дустым ашап кара,
Күрерсеңме файдасын?
"Вамин" ны ни итәсен,
Халык үзе сайласын!=)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2410131975
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез