ФК
Фирдәүсә Кәримова
15 октябрь, 2013 ел

Яраткан кешегә

Сиңа гына табындым да,
Кояш булып кабындым.
Хисләренә төрендем дә,
Ак бөркәнчек ябындым.

Синдер - ул минем кадерлем,
Синдер - минем терәгем.
Нәкъ яшьлектәгечә итеп,
«Син» дип тибә йөрәгем.

Минем хисләремне аңлап,
Кояш елмаеп көлә.
Бүген синең туган көндә,
Рәхмәт әйтәсем килә.
Туган көн
Уникаль идентификатор: 1510131976
19
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез