ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Юллар, юллар...

Бездә юллар үзе бормалы да,
Чокырларны күмгән ямаулар.
Өлгермиләр рәтләп, аның саен,
Күбәяләр киң-киң канаулар.

Айлар буе ремонт алып барып,
Ничә чакрым юллар салына.
Машиналар ничек йөри алсын?
Җәяүле дә монда абына!

Чыгып оча ватык тәгәрмәчләр,
Туеп тәмам чокыр-чакырдан.
Тизлегеңне бераз киметмәсәң,
Таралырга мөмкин машинаң.

Шундый гадәт, берәр түрә килсә,
Яңартылып юллар төзелә.
Түрә китеп, бераз вакыт үткәч,
Ямаулары янә өзелә.

Кировмы бу, Әллә Татарстанмы?
Аермыйча торам баш кашып.
Юлга дигән фәлән миллиардлар,
Кая калган икән урнашып?

Яңа метод, язын ремонт керә
Техникалар Япон иленнән.
Минус шунда, аның көрәк тоткан,
Төзүчесе Үзбәк җиреннән.

Үткән чакта урам тирәсеннән,
Күп шоферлар килә тәүбәгә.
Кергән саен ялгыш сикертмәгә,
Баш бәрелә калай түбәгә.

Күпме генә эзләп карасам да,
Тигез булган юлны табалмыйм.
Шуңа күрә шушы шигыремне
Җырдагыча итеп тәмамлыйм.

Юллар, юллар, инде ничә еллар
Җәфа чигеп яшим сездән мин...
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1610131977
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез