Болыннарда җан өшеткеч тавыш,
Ишетәмен ядрә атканын.
Мылтык төбәп, егермеләп аучы,
Көтеп тора казлар кайтканын.
Тою белән казлар каңгылдавын,
Бер төрле шом керә күңелгә.
Җилпегәндә талган канатларын,
Күпмесенең гомере өзелә.
Ә аучының шатлык йөзләрендә,
Ул сөенә һәр бер табышка.
Бу хикмәткә болын тирәләре,
Күмелә күк ачы сагышка.
Күзне йомам, яңгыраган саен
Мылтык тавышы урман ягыннан.
Сез очыгыз, казлар ераккарак
Кешелекнең явыз сагыннан.
Ямьле диләр язны, тик шулай да,
Җитәрлек шул ямьсез күренеш.
Вәхшилекнең шаһитләре булгач,
Башта кайный авыр кичереш.
Озак тормас, калыр тынычланып,
Иркен сулап авыл кырлары.
Алмаштырыр мылтык атуларын,
Тургайларның моңлы җырлары!
5
0
368
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен,
шәхси биткә керегез