ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел
Авылыбызга язлар килде,
Урамнарда тамаша.
Әтәчнең яшисе килә,
Очарга ук маташа.

Күрше Салих өч кәҗәсен,
Утыртып көймәсенә.
Тынычлап яшәп торырга,
Күченә әбисенә.

Тиздән күмәр ташу суы,
Авылның агачларын.
Вәлиебез гармун тотып,
Уйный алмагачларын.

Эх алмагачлары,
Сайрый сандугачлары.
Исән калып булыр микән,
Чергән көймә аслары.

Ике бәрән өй эчендә
"МЧС" ны көтәләр.
Тәрәзәдән кеше күреп,
Абый коткар дияләр.

Бозау "Вамин" басуыннан
Ялгыш адашып кергән.
Шундый итеп карап тора,
Көнләшеп кәҗәләрдән.

Әтәч исә биектә үк
Кикрикләрен туңкайтып.
Җирдәге кызык хәлләрдән,
Көлә бит эче катып.

Барысы да яхшы булыр,
Юкка кайгырмыйк дуслар.
Карлар эреп, ташу агыр,
Дәвам итәр тормышлар!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 1610131979
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез