ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Язгы кичерешләр...

Яз җилләре исә салмак кына,
Үзе җылы, бераз салкын да.
Мин күзәтеп ташу агышларын,
Басып торам инеш ярында.

Уйга чумып, хыялланган чакта,
Сизелә күк яшьлек үткәне.
Бала чакның хәтирәсен барлап,
Киерепләр куям җилкәне.

Кыр казлары кайта каңгылдашып,
Җан бөркетеп тыныч күкләргә.
Эх, аучылар, бәхет кошларының
Нигә кирәк гомрен чикләргә?

Меңәр чакрым юллар аша безгә,
Кунак булып бары киләләр.
Камышлыкта бәбкә тәрбияләп,
Күл буйларын ямьгә күмәләр.

Тып-тып итеп көмеш тамчы тама,
Яратамын шуңа язларын.
Кояш нуры тәңгә үтеп кереп,
Эреткәнгә күңел бозларын.

Сыерчыклар дәртле җырын суза,
Бар табигать язда кайнаша.
Тургайларның хисле сайраулары,
Йөрәкләргә безнең урнаша.

Юллар ярыйк шатлык күпереннән,
Артта калсын әйдә ярсулар.
Эчтә булган нәфрәт-борчуларны,
Китсә иде алып ташулар!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 1610131980
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез