ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Дөньясы- эт оясы...

Бу дөньяны эт оясы диеп,
Җырламыйлар юкка җырларда.
Кыргыйлаштык этләр шикелле үк,
Тормыйбыз тик бары чылбырда.

Туганлыкта дуслык бетеп килә,
Бер-берсеннән халык көнләшә.
Изге урын булган мәчетләрдә,
Муллалары хәер бүлешә.

Чит илләрдән кергән химияләр,
Биләп алган кибет киштәсен.
Скидка дип алдана шул кеше,
Бер катлы бит инде нишләсен.

Төзәтмиләр көчле дарулар да,
Күңелдәге ачы яраны.
Маньяклар һәман көчли бирә,
Мәктәп яшендәге баланы.

Олы сумка аскан чегәннәре,
Авыл буйлап атлый көндезен.
Заводлардан чыккан кара төтен,
Каплап алган якты күк йөзен.

Кыйммәт бензин салып йөрсәләр дә,
Машинасы барыбер ватыла.
Каһәр суккан наркотиклар хәзер,
Шикәрдән дә күбрәк сатыла.

Урыс теле закончылык итә,
Сирәк яңгырый татар көйләре.
Нинди генә чара куллансак та,
Дәваланмый заман чирләре.

Ришвәт алып кулы кычытканның,
Булмас ахыры мәңге туясы.
Җырдагы сүз дөрес икән дуслар,
Дөньясы ла- этнең оясы!
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 1610131981
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез