ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

...жириновский...

Алтмыштан узган бабай ул,
Ләкин бабай димәссең.
Бер кыек сүз ычкындырсаң,
Өч хәрефкә китәрсең.

Без туганнан бирле хәзер,
Мине сайлагыз дия.
Тик халык сайламады бит,
Шуңа да янып-көя.

Ак костюмын киеп куяр,
Галстук таккан булыр.
Татар икәнеңне белсә,
Монголиягә куыр.

Бөтен кеше бердәмләшеп,
Путин дусны сайлады.
Рекламада үч итепме?
Ул ишәкне кыйнады.

Кэпме Рәсәй талаучыны,
Урынына утыртты.
Даже Пугачеваны да,
Төрмә белән куркытты.

Турыдан-туры эфирда,
Талашканын күрәбез.
Цирктагы сыман бар да,
Клоун дип көләбез.

Карт-корыны ышандырып,
Бик күпне вәгъдә итте.
Халык сайлаганын көтеп,
Җитмеш яшенә җитте.

Түзә бирә сынауларга,
Күрде инде башлары.
Стаканнан су сиптеләр,
Кәбестә дә ашады.

Картайса да партияда,
Зур урында утыра.
Очрашуда Кремльдә
Маймыл кебек котыра.

Ошамаган түрәләргә,
Матур сүзләрен өя.
Бу шигырем өчен мине,
Көтәдер Монголия.

Юксынмагыз мине дуслар,
Вакыт үткәч кайтырмын.
Аралар ерак булса да,
Хатлар язып ятырмын.

Сугыш башламаган өчен,
Жириновский зур рәхмәт.
Кирәк түгел Монголия,
Сабамда да бик рәхәт!!!
Сәясәт
Уникаль идентификатор: 1610131982
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез