ИХ
Илнар Хазиев
17 октябрь, 2013 ел

Алдашу

Доньябызга ялган үтеп керде,
Адым саен кеше алдана.
Яшәешьтә ялган хөкем сөрә,
Кая гына борылып карама.

Өстәгеләр сугыш картларына,
Матур тормыш вагъдә иттеләр.
Ни кызганыч, олугъ ветераннар,
Ул тормышны күрми киттеләр.

Базарларда җыен спекулянт,
Мактый-мактый сата тауарын.
Шул сүзләргә ышанабыз дуслар,
Аңышмыйча алар ялганын.

Туганнарны, дус-ишләрне алдау,
Популярлык бездә казана.
Үткәннәргә юллар өзек инде,
Алда көтә шундый замана.

Ипотека фатирлары өчен
Күпме яшьләр тора чиратта.
Тыңгылык юк һәтта мәрхүмнәргә,
Түләүле бит урын зиратта.

Бер көн әгәр бәя арзанайса,
Ай башында арта өстәлеп.
15 сумлык бензин бәяләре,
Бүген исә якты истәлек.

Алдашу ул сеңгән каныбызга,
Ватып чиста күңел көзгесен.
40 елдан беленер дип ялган,
Борыңгылар әйткән дәресен.

Яши халык, берсен-берсе алдап,
Шушы чирдән әллә тәм таба?
Бер катлылар оста ялганчының,
Кармагына килеп тиз каба!
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1710131988
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез