ИХ
Илнар Хазиев
25 октябрь, 2013 ел

Спекулянт әбиләр...

Спекулянт әби белән
Тулды бүген базарлар.
Алар сатып ята безгә,
Җыен үтмәс товарлар.

Симәнкеләр куыралар,
Бер кешегә ошамый.
Һәр чак көеп беткән була,
Песнәкләр дә ашамый.

Сагызларын бер чәйнәсәң,
Бүтән якын бармыйсың.
Тешкә ябышкан сыткыен,
Һич куптара алмыйсың.

Җылы диеп бияләйләр,
Кулга алып кисәгез.
Шул ук көнне бармак өшеп,
Хирургка килмәгез!

Майда пешкән кабартмалар,
Имеш сыер итеннән.
Әйтәм аны юкка чыкты,
Этләр урам читеннән.

Аңлыйм инде күп түгелдер,
Пенсиягез картларым.
Күпме генә эзләсәм дә,
Юньле әйбер тапмадым.

Барсаң базар якларына,
Менә шунда шаккаткыч.
Олы яшьтәге әбиләр,
Сатып ята шартлаткыч.

Акча эшләү ысулының,
Нинди генә юлы юк.
Шартлаткыч сатып кайттыңмы,
Өстең бөтен, тамак тук.

Аракы кыйммәт дисәгез,
Төшегез авылларга.
Әбиләр сата самогон,
Тутырып самоварга.

Урын алып, кибет салып,
Юкка газапланмагыз.
Яңа гасыр әбиләрен,
Күреп үрнәк алыгыз!=)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 2410131989
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез