ИХ
Илнар Хазиев
25 октябрь, 2013 ел

Яшьлек...

Яшьлек мизгелләре ике килми,
Сәгать саный вакыт узганын.
Иптәшләрем белән бер сукмактан
Мин таптыймын яшьлек ызанын.

Бакчамдагы зифа каенымның
Соңгы яфраклары коелды.
Шул минуттан яшьлек мизгелләре
Мәңге үтмәс төсле тоелды.

Мин ышанмыйм яшьлек китәр диеп,
Сүнмәс аның бәлки утлары.
Олыгайган көндә торыр балкып,
Без яшәгән яшьлек йортлары.

Бала чакка атлап булмаган күк,
Яшьлекнең юк кайтыр юллары.
Үтте инде гүзәл бала чаклар,
Нигә бераз туктап тормады?

Сабый чакка хатлар язар идем,
Бер кем аша барып ирешмәс.
Безнең яшьлек уттай яна дөрләп,
Ул картлыкка бик тиз бирешмәс.

Әй, яшьлегем синдә канатланам,
Көч бирәсең алга атларга.
Яшьлек дәрте кайнап торган вакыт,
Сер бирмәбез әле ятларга!
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2410132009
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез