МК
Марат Кабиров
28 октябрь, 2013 ел
Бу язманы укырга
Кемнәредер атылганнар...
Кемнәрдер асылынган...
Кемнәредер эчеп үлгән...
Кем язган акылыннан...

Кемнәр - бөеклеген белми
Мескен булып киткәннәр?!
Кемнәр - бөек булып китеп,
Онытылып беткәннәр?!

Шагыйрьләр, язмый торыгыз! -
Утырып санагыз ла...
Бәхетлерәк берәр кеше
Бармы соң арагызда?

Күтегезне бирә-бирә
Вәзирләр булсагыз да
Җаныгызның хыяллары
Елыйдыр тупсагызда.

Сезгә дә җиңел түгелдер,
Авырдыр сезгә дә ул.
Җил уңаена йөрүләр,
Бирә дә, сегә дә ул.

Шагыйрь булу җиңел түгел,
әйтсәң дә ничек кенә -
Тукайның ютәлләүләре
Бүген дә ишетелә.

Айкаганнарыгыз бармы
Хәсән Туфаннар ярын?!
Ишетмисез мени һаман
Шул заман авазларын?!

Такташларны алып киткән
Салкынны тоймыйсызмы?!
...Әллә сез тарихтан башка
Яшәргә уйлыйсызмы?!.

“Татарларым, милләтем!” – дип
миллион җырлар языгыз...
Бармы соң шул халыкка бер
якын килгән чагыгыз?

Беләсезме ул халыкның
Ни белән сулаганын:
Тыштан ниләр сөйләгәнен,
Эчтән ни уйлаганын?

Шагыйрьгә халык сулышын
Белергә кирәк, диләр.
Ә белсәң, яшәргә кирәк
Теленгән йөрәк белән.

Шагыйрь язмышлары авыр,
Әйтсәң дә ничек кенә...
Тукайның ютәлләүләре
Бүген дә ишетелә...
Язучылар көне
Уникаль идентификатор: 2810132010
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез