ИХ
Илнар Хазиев
30 октябрь, 2013 ел

Кайда сез язлар?

Кайда сез ямьле язларым,
Сандугачлы гүзәл иртәләр.
Офыкларда калды синең ямең,
Алда салкын кышлар көтәләр.

Чәчкәләрең күптән кибеп сулды,
Хыялларым мине язга илт.
Сыерчыкның дәртле тавышлары,
Нинди матур, серле иде бит!

Ул тавышлар бары уйларыма,
Чыкмаска дип кереп калганнар.
Тыңлар идем очып җылы якка,
Булса әгәр миндә канатлар.

Тора идек карап биекләрдән
Елгадагы ташу агышын.
Бер мизгелдә язгы каен суы,
Баса иде йөрәк сагышын.

Эзләсәк тә табып булмас язны,
Үзе килер сибеп кояшын.
Иң беренче чыккан чәчкәләрдән,
Бүләк итеп шатлык доньясын.

Тамчыларың тып-тып тамган мәлдә,
Киң сулыймын ачып тәрәзне.
Ялтыр-йолтыр иткән соңгы карың,
Чагылдырып куя күзләрне.

Киек казлар алып кайтыр язның,
Бәхет белән тулы минутын.
Чишмә кеби аккан йөгерек сулар,
Юып алыр җирнең суыгын.

Кайда сез язлар, читтәме?
Кул бирешик булсаң якында.
Ташуларың сыман көчле булып,
Уйларыма кердең тагын да!
Яз һәм Хезмәт бәйрәме
Уникаль идентификатор: 2910132011
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез