ИХ
Илнар Хазиев
18 ноябрь, 2013 ел

Кадерләрен белик яшәүнең

Таң атканда җәен уянам да,
Кошлар моңын тыңлыйм өзелеп.
Яшь гомерләр алга чаба икән,
Поезд вагоныдай тезелеп!
Үтте инде гүзәл бала чаклар,
Зур тормышка аяк басабыз.
Дөрләсә дә яшьлек мизгелләре,
Ә күңелдә һаман бала без.
Кайчан гына сабый идек әле,
Үсеп җитеп, булдык егетләр.
Кайтыр идем кире бала чакка
Сикәлтәле юлын үтепләр.
Без бәхетле бүген, донья имин,
Тыныч чорда гомер итәбез.
Алсу булсын иде шулай һәр чак
Сандугачлы яшьлек иртәбез!
Сулар ага борма-борма булып,
Дулкынында шуның моңланам.
Әкияти җәйге иртәләрдән
Киләчәккә илһам, көч алам.
Аз яшәдек әле, тик шулай да,
Язмыш безне сынап өлгерде.
Атар таңга ишекләрен ачып,
Гөлдәй матур яшьлек китерде!
Беребез дә мәңгегә дип килми,
Суына бара эзе үткәннең.
Томышыбыз гөрләп барган чакта
Кадерләрен белик яшәүнең!
9 май
Уникаль идентификатор: 1811132033
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез