ИХ
Илнар Хазиев
13 ноябрь, 2013 ел

Карбыз

Чит җирләрдән кайта Сабабызга,
Ерак юллар үтеп арбузлар.
Һич арынып булмый икән аннан,
Ияләнсә шуңа авызлар.

Кибетләрдән сатып аласың да,
Урталайга ярып кисәсең.
Кызык була бер дә туктамыйча
Төне буе пес-пес итәсең.

Ашый торгач ничә көннәр рәткә,
Бер заманны тәмам туела.
Экономия ул кайнар суга,
Ашаганда битләр юыла.

Урам уртасында кара халык,
Арбузларын сата гел мактап.
Ышанып аласың, ап-ак була,
Бер китәсе башына каплап.

Арбузларның үскән урыннары,
Әйтерсеңлә әйбәт туфраклы.
Интернетка керсәң, гәзит ачсаң,
Бөтен арбуз икән нитратлы.

Күрмәгәндәй ашап җибәрсәңме?
Чәйнәгәндә йотсаң төшләрен.
Пес итүдән кала, тагын бер эш,
Күп сорамый китә эчләрең!

Эч китүнең, төнлә пес итүнең,
Зыяны юк аның белегез.
Организм гына чистара бит,
Яшәүләрне нурга күмегез.

Укыган бар, арбуз ир-атларның
Физик көчен имеш арттыра.
Тестостерон тонусын күтәрә,
Яшь кызлар янына чакыра.

Иң өлгергән чагы арбузларның,
Кыш буена запас тупларлык.
Дөрестән дә ничек икән диеп?
Тәҗрибә үткәреп карарлык!

Шулай булгач ашагыз сез арбуз,
Ә йөрмәгез салып 100 грамм.
Менә шунда бар да яхшыланыр,
Хатын-кыздан булыр ихтирам!=)
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 1311132037
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез