ИХ
Илнар Хазиев
1 декабрь, 2013 ел

Балачагым

Онытылмас мизгелләре белән
Гөрләп үтте минем балачак.
Хәтирәсе тормыш юлларында,
Күңелемдә урын алачак.
Елга буйларында балык тоту,
Тәгәрәшү чирәм өстендә.
Үсеп җиттем инде, егет булдым,
Юк, онытмам аның берсен дә!
Сукмаклары күптән артта калды,
Балачакта булган хыялның.
Тик шулай да гомер үткән саен,
Кайнар эзен барыбер тоярмын.
Балачагым челтер чишмә кебек,
Инешләргә кереп югалды.
Бергә уйнап үскән якын дуслар
Төрле якка китеп таралды.
Гөрләвектә йөзгән кораб белән
Йөзеп китте безнең балачак.
Әмма ләкин кораб дулкыннары,
Безне әле озата барачак!
Коймаларга менеп алма урлау,
Уйнап йөрү кичкә кадәрле.
Атна сыман үткән балачакның
Һәр минуты булды кадерле.
Ул минутны сәгать санап торды,
Алга таба чапты телләре.
Кыска тоела иде ямьле җәйнең,
Җәннәткә тиң матур көннәре!
Сау бул инде гүзәл балачагым,
Кайтыр идем булса юлларың.
Саба урамнары сагыныр әле,
Үзе үстергән кыз Һәм улларын!!!
Яшьләр көне
Уникаль идентификатор: 3011132038
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез