ИХ
Илнар Хазиев
6 декабрь, 2013 ел

Җәйге авыл иртәсе

Җәйге авыл иртәләре матур,
Әтәч "әтәч суза моңлы боргысын".
Печәнчеләр болыннарга бара,
Кулга тотып тырма, чалгысын.
Яше, карты бергә көтү куа,
Ишетелә этләр өргәне.
Кызаралар йортлар бакчасында,
Алмалар һәм кура җиләге.
Тәрәзәләр илаһи нур сибә,
Үсә анда "Кына" гөлләре.
"Тимер атын" җигеп эшкә китә
Һәр авылның батыр ирләре.
Хатын кызлар фермаларга ашыга,
Сызылып аткан алсу таңнарда.
Доньядагы булган хезмәтләрнең,
Иң асылы чагылы аларда.
Яңгыратып казлар каңгылдавы
Ишетелә белмим кай яктан?
Яр буенда пыскып төтен чыга,
Кичен янып калган учактан.
Карт кешеләр иртә уяналар,
Каршы алып җәйге таңнарны.
Җәелеп киткән чишмә сукмаклары
Үзләренә тарта аларны.
Җәйге авыл иртәләре матур:
Эссе җәен, ямьле язын да.
Тургайларның сузган җырын тыңлап,
Эх, яшәсәң иде авылда!!!
Җәй көне
Уникаль идентификатор: 0512132039
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез