МА
Марат Аббясов
28 февраль, 2023 ел

Аңсызлык

Син яхшыракмы урам себерүчедән?
Нәстә аерыла сине хайваннардан?
Тәкәбберләнеп яшисең җирдә,
Масаеп йөрисең Сәлам дә бирмичә.

Нәстәгә керәсең кешенең күңеленә?
Нигә мыскыл күрсәтәсең мескеннәргә?
Ярлыларчә үзең яши башларсың иртәгә,
Җавап бирер һәр эшеңә түгәрәк дөнья .

Нинди мөнәсәбәт күрсәтәсең үз телеңә?
Сөйләшә аласыңмы сүгенү сүзләрен чыгармыйча?
Сөйләвең - синең эчтәлегеңне белдерә,
Ни әйтсәң - тарихыңда калыр мәңгегә.

Нигә бүген кешеләр тупаслык эзли?
Нигә, башкаларның хәлен аңламыйча, битәрли?
Бөтен игелекне кара явызлык каплый,
Мода шундый, халык аңсыз яши...

2022 ел
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2802232150
6
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез