РШ
Рөстәм Шакир
28 февраль, 2023 ел

Синең белән

Кояш булып кабындык без,
Май аеның, салкын кичендә.
Безнең нурлар балкып торды,
Хәрбер көннең айлы төнендә.

Айлы төннәр күп булдылар,
Без балкыдык шул төндә.
Уйламадым ахыргысы дип.
Балку уты сүнде бер төндә.

Әйе шулай була икән,
Бер дигәндә бетте барсыда,
Ә мин ахмак, ышанганмын шуңа,
Алга таба өмет коралап.

Өметләрем калды кара тынлыкта,
Чәлпәрәмә килде бар хыял.
Шул мәлләрдә яшәү яме,
Сүнеп барды, адым, адымнан.

Үз-үземне кулга алып,
Атладым мин алга, яктыга.
Алга таба яктылыкка дип,
Үттем янә кара тынлыктан.

Синең белән бергә булган,
Һәр мизгелне тотам исемдә,
Шул мәлләрне искә алып,
Яшим әле менә хаман да.
Уникаль идентификатор: 2802232151
5
4
Фикерләр (4)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
1 март, 2023 ел
Үземнең шигырьне бу сайтка өстәргә булдым, хаталар булса орышмассыз инде. Бу шигырьдә үземенең сойгән ярымны искә алып язган идем. Сезнең фикерләрне көтеп калам, ошаса тагын өстәрмен, рәхмәт!
2
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
БА
Билгесез автор
1 март, 2023 ел
Әлбәттә, алга таба үзегезнен шигырьләрне өстәгез, көтеп калабыз. Бу шигырь бик яхшы, уңай бәя бирәм!
1
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
AC
Angry Cat
14 март, 2023 ел
Бик әйбәт булган, орышалар дип куркып тормагыз, алга таба дәвам итегез, уңышлар!
1
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез
РШ
Рөстәм Шакир
16 март, 2023 ел
Рәхмәт сезгә!
2
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез