АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Галәмнең иң гүзәле

***
Без яшәгән гасырда,
Смартфоннар вакытында,
Үткән дие бер бәйге
Чибәрләр арасында,
Галәмнең иң гүзәле
Атамасы хакына.

Үткәрелгән ул онлайн,
Була икән ул алай,
Тик бәйге чибәрләре,
Игезәк күк йөзләре,
Барысы да ясалма,
Кайсын гына карама.

Кашлары татуажлы,
Иреннәр - кабартмалы,
Керфектә - 3D эффект,
Мастерларына респект,
Гель-лактан тырнаклары -
Дөньяның матурлары.

Кем җиңгән бу бәйгедә
Лайк санынча беленә,
Нәтиҗә ясар вакыт,
Исемен булмый табып,
Табылса да, барыбер -
Төскә алар, бар да бер.
22.01.2024
Авыл кызлары көне
Уникаль идентификатор: 0802242197
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез