Мәхәббәт барына мин ышанам,
Так итеп яратылмаган беркем дә.
Иртәләрен бәхет теләп уянам,
Бәхеткә бит ия һәркем дә.

Чын дуслар булуына ышанам,
Бар алар,санаулы булса да.
Кайгы-шатлык белән уртаклашам,
Ташламам үзем дә беркайчанда.

Рәхмәт әйтәм үткән һәр көнемә,
Булганына үкенмим,булачагына да.
Шатланам үткән һәр төнемә,
Яшәргә язсын әле тагын,тагын да.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста