АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Әй бу буран

Әй бу буран, бик тә шаян,
Җил белән ул дуслашкан,
Көне буе дулап йөреп,
Ничек кенә армаган.

Куышлы уйныйлар әллә,
Әллә качышлы шунда.
Бер-берсен куып йөргәндә
Кар тузаннары куба.

Әйдә, уйна, синең вакыт,
Кыш бит елга бер генә,
Уйнап туймаган идем дип,
Башка фасылда килмә.

19.01.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 0802242199
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез