АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Кышкы такмаклар

"Пятилетка"ның планында
Кар көрәве буенча,
Без бу елда алда бардык
Билләхи, алдамыйча.
***
Фитнес-планга искәрмәләп,
Кертелде бер күнегү:
Саф һаваны тышта сулап
Карлы көрәкне чөю.
***
Гыйнвар ае статуслары
Бу елда гел бер ише:
"Эшкә бераз соңлап барам,
Кар тозагында ишек"
***
Эшкә килмәү нисбәтеннән
Җитәкчегә акланма:
"Урамда кар этелмәгән,
Чыга алмадым юлга"
22.01.2024
Шаярулар
Уникаль идентификатор: 0802242200
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез