АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
8 февраль, 2024 ел

Искә алырлар

***
Һава торышын күзәтеп,
Елъязма барлаганда,
Искә алырлар агымда
Хәйран кар яуганын да.

Без әле гади тормышта,
Ләкин көн дә буранлый.
Кыш булса да, көнбатышта
Кара болытлар елый.

Соңгы елда сары сагыш
Көзгә генә хас түгел.
Ялкынлы өметләр сүнеп
Кайнар яшь түгә күңел.

Көнчыгышның таңнары да
Бик шомлыдыр бу ара.
Йөрәгем табан астында -
Кып-кызыл таңнар ата.

Гаяз Исхакый фаразы
Ахырга җиткән кебек,
Ышбу әдип "Инкыйраз"ын
Укырга кирәк бүген...
21.01.2024
Татарлар
Уникаль идентификатор: 0802242201
3
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез