АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
19 февраль, 2024 ел

Безнең гөлләмә

***
Бәгыремне телгәләмә,
Сүзнең көчен беләсең.
Бәлки, бер дә уйламыйча
Телең белән өтәсең.
Шаяртам дип ялганлама
Без төрлечә яралган,
Син бирешмәс кыр чәчәге,
Үзем нәзек гөл булам.
Шаулап аткан яшьлегемә
Утлы күмерләр койма,
Сүндерәм дип сулар салып,
Тамырларымны җуйма.
Яратам дип кочагыңда
Үзәгемне сындырма,
Читкә китеп, ялгызлыкта
Кырау сугып, туңдырма.
Үрелсен безнең гөлләмә
Синең, минем чәчәктән.
Көнләшсеннәр күбәләкләр
Безнең гүзәл бәхеттән.
16.02.2024
Мәхәббәт
Уникаль идентификатор: 1902242226
7
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез