АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
21 февраль, 2024 ел

Агыйдел дулкыннары

"Агыйдел дулкыннары"
Күңелемнең кыллары,
Шигыри хистә тибрәлә
Карендәшем, туганым.

Бер уйда без, бер фикердә,
Бер юнәлеш күңелдә.
Телем, илем, халкым өчен
Чәчәк атабыз җирдә.

Изге ният белән тама
Тамчы сүзләр шигырьгә.
Гомерле дәвам телимен
Халкым, илем, телемә.
20.02.2024
Туган тел көне
Уникаль идентификатор: 2102242227
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез