Әнием, бәгырем, рәхмәт сиңа,
Син бит миңа гомер бирдең,
Акыллы киңәшләрең белән
Тырышып, тәрбияләп үстердең.

Татлы йокылар йокладым
Синең җылы кочагыңда,
Бер кайгысыз яшәдем мин,
Әнием, бәгырем, синең яныңда.

Үсеп җиткәч чыгып киттем,
Туган авылымнан еракка.
Бик еш кайта алмадым шул
Әнием, бәгырем, синең яныңа.

Кадерле, газиз әниләрнең
Исән чакта кадерен белик,
Дөнья мәшәкатен читкә куеп,
Кайтып хәлләрен белик.

Туып үскән йортыбызның
Тәрәзәсендә утлар янганда,
Ешырак кайтыйк авылга,
Әниләребез исән чагында.

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста