АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
15 март, 2024 ел

Көзгедәй кайтаваз

Көз белән яз күрешкәннәр
Көзгедәй кайтавазда,
Ноябрьнең ахырында
Мартның башы чагыла.

Аяк астында ап-ак кар,
Агачларны бәс сарган.
Бер аермасы юк кебек,
Кайтавазда кыш үткән.

Шулай без дә, сурәтләрдән
Торабыз елмаешып.
Ә күңелдәге халәттә
Тыя алмастай ташкын...
13.03.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 1503242241
5
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез