АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
27 март, 2024 ел

Кемнәр кар ашый?

Көньяк җилләре сарылган
Урман, кыр, басуларга.
Тели икән кар катламын
Бераз ялап карарга.

Дымлы һава томан булып,
Җәелгән җир йөзенә,
Әллә туңдырма дип уйлап
Баккан карның өстенә.

Томанны күзәткән яңгыр
Килеп җиткән бик җитез.
Ачуыннан кабарынган
Ашыйлар диеп, минсез.
27.03.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2703242243
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез