АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
27 март, 2024 ел

Яз такмаклары

***
Кар эри, яңгыр ява,
Тозлы комнар юыла.
Итек белән чап то чоп
Ашыга эшкә халык.
***
Киез итеген кагам,
Синең эш инде тәмам.
Кулчатыр һәм күн итек
Без алмаштырып кидек.
***
Кышын кар яуды хәйран,
Бозланып катты тәмам.
Бүген дә хәлләр мөшкел
Баскан саен таям гел.
27.03.2024
Төрлесе
Уникаль идентификатор: 2703242244
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез