АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Кар бөртеге

Кышның яме - аклык төсен
Кар бөртекләре җыйган.
Кыш фасылын аклар өчен
Безгә күктән коелган.

Якты көннәр кыскарды шул,
Фонарь утлары янды.
Җил биетеп, кар бөртеген,
Минем учыма салды.

Карап туймаслык могҗиза,
Салкын көннең бүләге,
Кемнәр шулай оста бизи
Кар бөртеген, күр әле!
25.12.2023
Уникаль идентификатор: 0904242261
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез