АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Табышмаклар

Җәй җиттеме - сорыдан,
Ә кышында ак туннан.
Бик озын колаклары,
Сикерә аяклары.
Ярата ди кишерне,
Нинди була исеме?
(Куян)

Кемдер агачта яши,
Тик оча гына белми.
Ул биектә сикерә,
Чикләвекләр кимерә.
Җирән икән киеме,
Ничек икән исеме?
(Тиен)

Җылы якның хайваны,
Әйбәт беләсең аны.
Безгә карый биектән,
Үзе таплы киемнән.
Бик озын ди муены,
Аягы һәм койрыгы.
(Жираф)

Абый түгел - мыеклы,
Матур озын койрыклы.
Караңгыда күзләре -
Фонарь кебек үзләре.
Уйнарга бик ярата,
Туйганчы йоклап ята.
(Песи)

Күрсәң шаклар катмалы,
Олы шул колаклары.
Ә борыны бигерәк -
Дәү шлангы кебегрәк.
Зоопаркка килсәң,
Син аннан көлә күрмә.
(Фил)

Зәмһәрир суыкларда
Без кидек оекбашлар.
Дәү әниләр бәйләде,
Йоннан җебен эрләде.
Рәхмәтне әйтик дуслар,
Йонны бирде (сарык)лар.

Өйнең була сакчысы,
Капка төбен саклаучы.
Кем килсә дә белдерә,
Бик каты итеп өрә.
Хуҗа хезмәтен күрде,
Тәмле сөякне бирде.
(Эт)

Алпан-тилпән атлады,
Тәмле җимеш ашады.
Шулай корсагы тулды,
Кыш буе йоклап ятты.
Кулларын ялый-ялый,
Төшендә ул бал ашый.
(Аю)
Уникаль идентификатор: 0904242262
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез