АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Вакыт

Могҗиза туа һәр көнне,
Таң кызы белән бергә,
Җылы кояшым тәгәри
Илһам таратып җиргә.

Күрә белгәннәре сирәк,
Күңелләребез ябык.
Инсан кыйммәтләре кирәк
Агып беткәнче вакыт.
10.12.2023
Уникаль идентификатор: 0904242263
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез