АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Зәмһәрир суыклар

Зәмһәрир суыклар килгән,
Тышка чыкмалы түгел.
Тәрәзәне бәс сарыгач,
Җәйләргә кайта күңел.

Җиңел инде, кәбестәдәй,
Катлы кием кимисең,
Өстә ни бар, шуның белән
Рәхәтләнеп уйныйсың...

Кылт итеп, исемә төште
Җәй көне зарланганым.
Түзәлмәслек эсселәрдән
Өйдэ качып торганым.

Шулай булгач, түзим әле,
Ямьле көннәр күпсәнә.
Әниемә мин әлегә
Киттем ярдәмләшергә.
Декабрь 2023
Уникаль идентификатор: 0904242264
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез