Моңсулыгын өстәп,сагышларга салып,
Җир өстенә килә көз генә.
Ул гел шулай-тыйнак,матур инде,
Үзгәрәбез бары без генә.

Үткән еллар салган үз тамгасын,
Маңгайларга сызып буразна.
Көзләр җиткәч,күпләр уйланадыр,
Бар эшләрен куеп беразга.

Ак җилкәнле матур хыялларны,
Тормыш дулкыннары таратты.
Ни кызганыч-Язмыш бүләк итә,
Чәчсез калгач,матур таракны..

Тизләнәдер вакыт,еллар үткән саен.
Агымына аның түз генә!
Көзләр гел дә шулай матур булыр,
Тик булмабыз инде..без генә...

Безнең Telegram каналыны язылыгыз, һәм беренчеләрдән булып иң соңгы шигырьләрне, яңалыкларны укып торыгыз!

Фикерләр 0 Авторизация
Фикер калдырыр өчен авторизация узыгыз! Яңалары (аста)
  • Өстә
  • Аста