АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Үзем

Ак биләүләрдә акканмын,
Тугач, Сөн елгасында,
Җепсез туганлык тарткандыр
Кавемем якларына.

Актаныш минем туган җир,
Аерылмас бишегем.
Киләчәккә өметең бир,
Синдәдер рух-күңелем.

Милләт диеп аермагыз,
Бердәмлектә көч-куәт.
Җир шарында яшәгәннәр,
Барыбыз да - КЕШЕЛӘР.
3.12.2023
Уникаль идентификатор: 0904242266
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез