АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Уйлап таптым

Уйлап таптым бер һөнәр
Үзем эшлим кирәксә,
Бүген барам, өйрәнсәм,
Булам күккә караучы...
Юууук, түгел йолдыз санаучы,
Ансы бар ич, мин беләм,
Юк шул менә көтүче,
Болытларны кирәк якка илтүче.
Җәй көнендә интектем,
Бакча җирем кибекте.
Күрмәдем көтүчене,
Болытлар йөртүчене.
Үзем эшлим, кирәксә,
Бүген барам, өйрәнсәм.
2.12.2023
Уникаль идентификатор: 0904242267
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез