АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Җавап

Күп тапкырлар кабатланган,
Әле хаман өелгән
Җаваплар сандыгы тулган,
Тик ачкычы черегән.
Иске яңага ярамый,
Күптән инде билгеле.
Иң якты йолдызлар шартлый
Булмагандай шикелле.
Мәңгелектә тузан булып
Югала безнең дөнья.
Җавап тотар вакыт җитәр,
Ә вакытка кем хуҗа?
29.11.2023
Уникаль идентификатор: 0904242268
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез