АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Гөлҗимеш елап калган...

Табигать әйләнешендә
Эссе җәйләр дә үтте.
Басып, җәйнең итәгенә,
Алтын көзләр дә килде.

Җәйнең чәчәкле күлмәген
Бик ошатты Көз-бикә,
Итәктәге бизәкләрен
Чигеп куйды үзенә.

Җылы булды шул көзләре,
Соңлап чәчәкләр атты,
Гөлҗимеш шуңа алданып,
Җимешкәйләрсез калды.

Кыш киләсе көннәр җитеп,
Бар дөнья ап-ак кардан!
Матур чәчәкләрен коеп,
Гөлҗимеш елап калган...
27.11.2023
Уникаль идентификатор: 0904242269
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез