АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Әни сүзе

Әни сүзе - гади түгел,
Чиксез галәм эчендә.
Әни булу - һөнәр түгел,
Өйрәтмиләр бер җирдә.

Әни сүзе - иң беренче
Телебезгә килгәне,
Сабыйларның туу белән
Иң беренче күргәне.

Әни сүзе - бик матур сүз,
Иң җылы сүз дөньяда.
Әни булу - олы бәхет,
Бәйрәм белән барсын да!
ноябрь 2023
Уникаль идентификатор: 0904242270
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез