АГ
Алсу Галеева(Сафина)
Гамил кызы(1988), Актаныш
9 апрель, 2024 ел

Без

Барчабыз да бертигез без,
Өлгесе бер яралткан.
Җир шарында туганнарны
Ходай шулай яраткан.

Буй җитмәслек аралардан
Ява, ява ак карлар,
Болыттан аерылганда
Алар да бер булганнар.

Кирәк микән чагыштыру?
Фәлсәфәсе калыпта!
Кешелекне таптау бара
Томаналык чорында.
24.11.2023
Уникаль идентификатор: 0904242271
4
0
Фикерләр (0)
Subscribe
Фикер алышуга аңлатма өстәр өчен, шәхси биткә керегез